- җәтмә
- 1. Бау, җеп һ. б. ш. нәрсәләрдән үреп, аркылы-торкылы итеп төйнәп ясалган челтәр сыман җайланма. Җәтмә челтәр сыман булып күренгән әйбер тур. томан җәтмәсе аша... 2. Кош аулау, балык тоту, кайбер җәнлекләрне эләктерү һ. б. өчен үреп ясалган тозак, ау коралы. күч. Кемне дә булса кулга төшерү өчен корылган тозак, хәйлә. ҖӘТМӘ СУМКА – Бау, җеп, тимерчыбык һ. б. ш. нәрсәләрдән үреп ясалган хуҗалык сумкасы; үрмә сумка
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.